27 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
«Батыр хатыны, балалары, әнисе» фотопроекты Татарстан районнары буйлап йөрүен дәвам итә
Лаеш районының «Белогорье» яшьләр үзәгендә Бөтенроссия «Батыр хатыны, балалары, әнисе» фотопроекты узды.
-
Яңалыклар
Лаешта 24-30 август көннәрендә «Аркадаш» халыкара яшьләр лагере узачак
«Аркадаш» лагере — Татарстан Республикасы һәм ерак чит илләрнең 14-17 яшьлек укучылары өчен оештырылучы халыкара уку-укыту проекты.
-
Яңалыклар
Роспотребнадзор энтеровирус инфекциясен профилактикалау буенча кайнар линия ачты
2026 елның 27 июленнән 7 августына кадәр энтеровирус инфекциясен профилактикалау мәсьәләләре буенча Россия кайнар линиясе эшли башлый. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча Идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Социаль фонд тупланма пенсия күләмен үзгәртә
1 августтан Социаль фонд тупланма пенсия түләүләре күләмен төзәтә, дип хәбәр итә «РИА Новости»га сылтама белән «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Үзмәшгульләр өчен «больничный» түләүләре 35 мең сумга җитәргә мөмкин
Үзмәшгуль россиялеләр «больничныйлар» буенча беренче түләүләрне 2026 елның августында ук алачак. Әгәр иминият стажы сигез елдан да ким булмаса, иминият түләвенең сайланган күләме аена 50 мең сум икән, ул очракта пособиенең максималь күләме 35 мең сум тәшкил итәчәк. Бу хакта ТАССка РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин сөйләде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Олег Морозов II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты, Контроль комитеты рәисе Олег Морозовны II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде. Югары дәүләт бүләге Россия дәүләтчелеген ныгытуга, парламентаризмны үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен бирелде, дип яза «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстаннан мотоукчылар полкына «гвардия» исемен биргәннәр
Россия Президенты Владимир Путин 430 нчы мотоукчылар полкына “гвардия” мактаулы исемен биргән. Подразделениене асылда Татарстаннан мобилизацияләнүчеләр тәшкил итә.
-
Яңалыклар
Быел канализациядән 1,5 мең тонна чүп чыгарылган
Казанда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларын замана таләпләренә яраклаштыру эшләре дәвам итә. Республика программасы кысаларында коммуналь инфраструктураны реконструкцияләүгә быел 1,6 млрд сум юнәлдерелгән. Бу үткән ел белән чагыштырганда өч тапкырга күбрәк.
-
Җәмгыять
Казанда 14 сәламәтлек саклау объекты төзекләндерелә
Казанда медицина учреждениеләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә. Быел шәһәрнең биш хастаханәсендә һәм тугыз сөт кухнясында эшләр алып барыла. Хәзерге вакытта барлык объектларның әзерлек дәрәҗәсе 50 проценттан артып китә. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев сөйләде.
-
Яңалыклар
Россия югары уку йортлары бүген укырга керүчеләрнең конкурс исемлекләрен бастыра башлый
Бүген, 27 июльдә, Россия югары уку йортларында кабул итү кампаниясендә иң мөһим этапларның берсе башлана. Университетлар үзләренең рәсми сайтларында, шулай ук Дәүләт хезмәтләрендә «Университетка онлайн керү» суперсервисында абитуриентларның конкурс исемлекләрен урнаштыралар, дип хәбәр итә «Российская газета».
-
МӨҺИМ
Баллы җәй: умарталар сөендерәме?
Умартачыларда урак өсте – бал аерту чоры башланды. Чәчәк, юкә балын авыз итеп караучылар бар инде. Чиратта – карабодай һәм көнбагыш балы. Ә быел бал уңышы белән мактанырлыкмы? Яхшы бал кыйммәт булырга тиешме? Бал сатып алганда ничек алданмаска? «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешма җитәкчесе Шәүкәт Хәйруллин белән әнә шул хакта сөйләштек.
-
Яңалыклар
Казандагы «РОСТКИ» форумында Кытайдан 200 компания катнашачак
16-19 август көннәрендә Казанда узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы ике ил эшмәкәрләренең хезмәттәшлеген үстерүдә зур роль уйный, аерым алганда, бу «Алабуга» МИЗ өстенлекләре ярдәмендә тормышка аша.
-
Җәмгыять
«Монда ничек яшиләрдер?»
Дустымның гаиләсе күптән түгел балалары белән бергә чит илгә, диңгез буена ял итәргә барып кайтты.
-
Яңалыклар
8 яшькә кадәр балалары булган аналарны яклауны көчәйтергә тәкъдим иттеләр
Дәүләт Думасына балалы хатын-кызларга хезмәт гарантияләрен киңәйтүне күздә тоткан закон проектын керткәннәр. Аның авторлары – “Справедливая Россия” фракциясе җитәкчесе беренче урынбасары Дмитрий Гусев һәм Хезмәт комитеты рәисе Ярослав Нилов 3 яшькә кадәр генә түгел, бәлки 8 яшькә кадәрге балалы аналарны яклауны көчәйтергә тәкъдим итә.
-
МӨҺИМ
Хәбәр көткәндә: Татарстанда югалучылар күпме?
Балалар өйдән әти-әниләрен куркытам дип чыгып китсә, өлкән кешеләр югалганда психик авырулар, спиртлы эчемлекләр куллану, гаиләдәге низаглар сәбәпче була. Быел Татарстанда 282 кешенең югалуы турында гариза кабул ителгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр.